31 август 2012 яңалыклары
-
Десант Сабага төште
Татар эстрадасында йолдыз булып калкып килүче Вакказовларның аяклары, кем әйтмешли, җиңел булды: инде 3 нче атна рәттән Саба картодромында машина гөрелтесен дәртле музыка алыштыра.
-
ЯРДӘМ ИТИК!
Язмыш дигәннәре бу дөньяда һәркемне дә үзе теләгәнчә, уңай якка гына сыпырмый.
-
"ИСӘНМЕСЕЗ"
Урам буйлап укытучы атлый, Борчулары белән янәшә. Шул чагында, оялчан бер тавыш, "Исәнмесез" диеп эндәшә.
-
ТӨЗЕК ЙОРТЛАР, МАТУР ГАИЛӘЛӘР....
Бүгенге болгавыр, бәяләр артып торган заманда яшәүләре жиңел түгел дип, күпме генә зарлансак та, тормышларыбызны алай начар димәс идем.Кая карама - төзелеш. Халыкның көнкүреше дә матурлана.
-
ЧАЛ БАШЫМНЫ ИЯМ
Мәктәп еллары. Күңелдә күп истәлекләр калдырган еллар ул. Кеше гомерендәге иң матур истәлекләр шушы чор белән бәйле.
-
ПРИЗЛЫ УРЫННАР АЛДЫЛАР
Инвалид спортчыларның 10 кеше составындагы җыелма командасы җиңел атлетика буенча үткәрелгән республика чемпионатында катнашты.
-
НӘСЕЛ-НӘСЕБЕН БАРЛАДЫ
Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, сабалыларның Оренбург ягында салган үз авыллары Сәгыйть бистәсе бар (рәсми исеме - Татар Каргалысы, халык телендә Сәет бистәсе).
-
ЗАКОН БОЗУГА ЧИК КУЕЛДЫ
Район прокуратурасы ялга киткәндә һәм вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда бирелә торган акчаны түләмичә, закон таләпләренең бозу очракларына чик куйды. Эш бирүчеләргә мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе 9нче бүлеге нигезендә отпуск акчасы хезмәткәрнең ялы башланганчы өч көн эчендә бирелергә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятендә исә, тикшерү күрсәткәнчә, әлеге...
-
ЯВЫЗЛЫККА КИРӘК АВЫЗЛЫК
Террор. Бу сүзне хәзер бакча баласы да белә. Терроризм бизнес буларак, дөньяда 1950 елларда киң таралды. АКШ һәм СССР «банан» республикаларында үз режимнарын урнаштыра башладылар.
-
СПОРТ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫ РЕМОНТЛАНДЫ
Район электр элемтәсе бүлеге соңгы елларда мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларын төзекләндерү юнәлешендә нәтиҗәле хәйриячелек эшчәнлеге алып бара. Элемтәчеләр быел 1 сентябрьдә башланачак яңа уку елына Сатыш урта мәктәбе стадионын яңарттылар.
-
САБАДА – МЕДИЦИНА ГАЛИМНӘРЕ
28 августта Татарстанга медицина өлкәсендә дөньякүләм танылган профессорлар, академиклар - ватандашларыбыз килде.
-
«ЫШАНЫЙММЫ СИҢА, АБЫЙ?»
Иртәгә мәктәпләрдә укулар башлана. Бу исә юлларда, урамнарда балалар саны күзгә күренеп артачак дигән сүз. "Җәяүлеләр сукмагы"н үткәндә транспорт чараларын йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк.