Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«ЫШАНЫЙММЫ СИҢА, АБЫЙ?»

Иртәгә мәктәпләрдә укулар башлана. Бу исә юлларда, урамнарда балалар саны күзгә күренеп артачак дигән сүз. "Җәяүлеләр сукмагы"н үткәндә транспорт чараларын йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк.

Ашыгу зур күңелсезлекләргә китерә. Ни кызганыч, тизлекне чикләү билгесе куелган урыннарда да акселератор педаленә нык басучылар шактый әле Сабада. Моны җәяүлеләрнең "Зебра"дан чыга башлаганда тукталып калуларыннан, якынлашып килүче автомобиль руле артындагы йөртүчегә: "Ышанырга буламы­ сиңа, абый, уздырып­ жибәрәчәксеңме ми­не?"- дигән шикелле борылып карауларыннан да чамаларга мөмкин.

Республикабызда укучыларның җәйге каникуллары төгәлләнгән чорга туры китереп, ел саен үткәрелүче "Игътибар - балалар!" профилактика чарасы менә шул ышанычны ныгыту максатын да күздә тота. ЮХИДИнең Татарстан идарәсендә әлеге чараны игълан иткәндә республикада ел башыннан 165 җәяүле баланың автомобиль тәгәрмәчләре астында калып имгәнүен, 5сенең гомере өзелүен дә исәпкә алганнар. Юл хәрәкәтендә бер-береңә ышану, каушап калмау - иминлекнең нигезе. Чара 20 августтан башланып киткән иде. ЮХИДИнең район бүлекчәсе пропаганда инспекторы И.Насыйбуллинның әйтүенә караганда, шуннан соң узган бер атна эчендә "Зебра"да җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен ике йөртүчегә беркетмә төзелгән дә инде. Бу әле инспекторлар күзенә чалынганы гына. Аңлашылганча, хәзер Сабада 30га якын җәяүлеләр сукмагы бар һәм аларның һәрберсенә ЮХИДИ хезмәткәре бас­тырып куеп булмый. "Транспорт йөртүчеләр яхшырак игътибар итсен өчен яңа уку елы алдыннан гына алар буялды, өстәмә зеб­ралар сызылды. Дәресләр башлангач, мәктәпләрдә шөгыльләр уздырачакбыз, ата-аналар җыелышларында катнашачакбыз. Лесхоз бистәсендә үт­кән тәрбиячеләр ки­ңәш­мәсендә чыгыш ясадык. Гомумән, профилактика - эшебезнең иң мөһим юнәлеше", - ди И.Насыйбуллин.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев