Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Дәвамлы мәчеткә йөрүчене җәннәттә кунак итү өчен көтеп торалар»

Бүген изге Җомга көн!

Җомга мөбарәк булсын!

«Мәчеткә иртәнге якта һәм көннең икенче яртысында баручыга Аллаһы Тәгалә җәннәтне аны кунак итү өчен әзерләп куяр». 
Сахих Бохари, 662. Мүснәд Әхмәд, 10608

Димәк, мәчеткә дәвамлы йөрүче кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәтне әзерләп куя. Һәм бу хәдис мәчетләр - Аллаһы Тәгаләнең йортлары, килгән кешеләрне өй хуҗасы кунак итә икәнлеген күрсәтә.

Мәчеттә намазны көтеп утырган да - намаз уку савабын ала, һәм фәрештәләр аңа дога кылып утыра.
«Ир кешенең җәмәгать белән укылган намазы, өендә (берүзе), яки базарда (эш урынында ялгыз) укылган намаздан 25 мәртәбә саваплырак. Бу түбәндәге рәвештә була: әгәр тәхарәтне тиешенчә алып, өеннән мәчеттә намаз уку өчен генә чыкса, һәрбер атлаган адымы өчен бер дәрәҗәгә күтәрелер, бер гөнаһы юылыр. Намазга керешкәч, фәрештәләр аңа догалар кылып торырлар: «Йә, Раббым! Шушы бәндәңә рәхмәтләреңне иңдер, гөнаһларын гафу ит!» – дип.

Сезнең берегез намаз башланганны көтеп утыруы да намаз укудан санала».
Сахих Бохари, 647
Чыганак: https://t.me/tathadisler

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев