Гошер сәдакасы - мөселман кешесенә йөкләтелгән фарыз гамәлләрнең берсе. Ул көзге уңыштан җыеп алынганның уннан бер өлешен мохтаҗларга, ятимнәргә, мәдрәсәләргә өләшүдән гыйбарәт.
Һәр мөселман да көзге эшләр төгәлләнгәннән соң бу саваплы гамәлне башкару турында кайгырта башлый. Кайбер авыл имамнары гошерне мәхәллә халкыннан җыеп алуны үзләре оештыра.Гошер ул Аллаһы Тәгаләгә мул уңышларыбыз өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака. Без әле аны икенче төрле итеп яңгыр сәдакасы дип тә әйтәбез. Басу-кырлардагы, бакчалардагы уңыштан гошер түләнмәсә, яуган яңгырлар да безгә тиеш булмый, ул кыргый җәнлекләр һәм үсемлекләр өлеше генә була. Шуңа да без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең сибеп үстергәннең егермедән берен) мохтаҗлар белән бүлешергә тиешбез,-ди район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов.
Бу көннәрдә бәрәңге, кишер, суган, кабак, сарымсак, чөгендер һәм башка төрле бакча хәзинәләре төялгән транспорт чаралары дини уку йортлары, мәдрәсәләр юлын таптый. Гошер сәдакасын махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм күрсәтү штабына китерүчеләр дә бар. Әйтик, Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүчеләр үз хуҗалыгында үстергән уңыштан барлыгы 3,5 тонна гошер җыеп тапшырган. Ярдәмне акчалата китерүчеләр дә булган. Җыйналган әйберләр Сабадагы Солдатка штабына илтеп тапшырылган.
Татар Икшермәсе, Юлбат, Пүкәл авыллары халкы да гошер сәдакасын СВОдагы егетләребезгә дип ниятләгән. Райондашларыбыз шулай ук гошерне Казандагы "Мөхәммәдия", Кукмара мәдрәсәсенә, Сабадагы агрокөллият, Кызыл Мишәдәге коррекцион мәктәпкә дә илткән. Гошер җыю хәзер дә дәвам итә. Янәшәбездә ялгыз яшәүче өлкәннәр, фәкыйрь-мескеннәр, ятимнәр, авыру сәбәпле, үзләре яшелчә үстереп ризыклана алмаучылар, аз керемле, мохтаҗ гаиләләр дә бар, алар да читтә калмасын иде.
Нет комментариев