Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айдар Рәкыйпов: Артист кеше тамашачы алдында кыланырга тиеш түгел

Җырчы иҗат кешесен бар яктан да үрнәк булырлык шәхес итеп күрә.

Татар эстрадасы җырчысы Айдар Рәкыйпов артист кеше тамашачы алдында уйнап кыланырга тиеш түгел дип саный. Бу фикерен ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында әйтте.

«Иҗат кешесе акыл ягыннан тәртип бозмаска тиеш, чөнки сиңа яшьләр карый, үрнәк итеп ала. Артист кеше уйнаса, барыбер берәр кайчан тотылачак. Мин бүгенге көндә бик бәхетле, чөнки әти-әниемнең биргән тәрбиясе көчле. Мине барлык яшьтәге кешеләр дә тыңлый дип әйтә алам. Бу — җырчы өчен зур бәхет», — диде ул.

Җырчы изоляция вакытында авылда булуын, мунчасына ремонт ясый башлаганын әйтте. «Әнием өлкән шәфкать туташы, көн дә эштә, һәрвакытта да кизү тора. Медикларга зур рәхмәт. Бүгенге көндә нәкъ менә алар чаба! Өйдә генә утырсак, үз-үзеңне изоляцияләү файдага гына булыр дип уйлыйм. Тиздән барысы да бетәр. Киләчәктә дә зәңгәр экраннарда гына түгел, җанлы аралашып, күрешергә язсын. Үзегезне саклагыз», — ди ул.

«Мин кечкенәдән халык җырларына гашыйк. Кая гына барсам да, әби-бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган җырларны башкарырга тырышам. Без аларны алдагы буынга калдыруны максат итеп куярга тиеш. Әтием баянда уйный, әнием кечкенәдән биюче булган, ул да җырлаган. Туганнарым сәнгатькә гашыйк», — диде Айдар Рәкыйпов.

Җырчы мондый форматта беренче тапкыр чыгыш ясаганын, шуңа күрә каушаганын әйтте. «Тамашачысыз авыррак. Алкышласалар, күңелгә рәхәт, тагын дә ныграк кәеф күтәрелә. Беренче тапкыр гастрольләрем булды быел, шушы мизгелне күптән көткән идем, җырчыга ул бик тә мөһим нәрсә. Зур адым булды дип саныйм. Ипләп кенә адымнар ясый-ясый, бүгенге көнгә дә килеп җиттек», — дип сөйләде ул.

«Музыка белән балачактан ук шөгыльләнәм, музыка мәктәбенә, вокал, биюгә йөрдем. Илһам Шакиров җырларын яратам, Әлфия Авзалова һәм Уитни Хьюстонны яратып тыңлыйм. Гомумән алганда, җырчыларны дәрәҗәләре буенча бүлеп чагыштыру дөрес түгел дип уйлыйм. Рус эстрадасыннан Сергей Лазарев ошый. Алла бирса, быелның октябрь аеннан Татарстан һәм Башкортстан буйлап концертлар куясым килә», — диде җырчы.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев