Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Азат Фазлыев ник ябыккан?

Сезнең дә Азат Фазлыев кебек буласыгыз киләме соң? Җырчы түгел инде (бөтен кешегә дә җырчы булырга димени!), матур-сылу-ябык диюем? Азат әнә ябыга башлаган. Чөнки адым саен "хатының матурланган, хатыныңның билен балдакка салырлык" диләр икән...

 


Нишләсен инде Азат - өчпочмаклар, бәлешләр турында онытып, диетага - дөрес туклануга утырган. Үз тренеры да бар икән! Ашыйсы килә башлауга... суыткычка түгел, телефонына үрелеп, тренерына шалтырата Азат. Аена фәләнешәр концерт куеп, 150 процент эшләгән кешегә ничек икән дип, ансат түгел инде. Әмма тәннәр җиңеләеп, сулышлар иркенәеп китте, ди җырчы. Матур хатынның матур ире булу шулай инде ул! Тырышлык таләп итә.

Ә Азат үзенә бу дөрес туклану юлында иптәшләр эзли. Бергәләшеп җиңел була ди... Йә, кайсыгыз анда өчпочмаклар сыпырта? Азат белән тоташтырам хәзер...

Фото: http://sahne.ru

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев