11 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казанда агуланган ун гөмбәче хастаханәгә салынган
2018 ел башыннан барлыгы 27 кеше гөмбә ашап агуланган.
-
Наил Якуповның өчпочмак ашый-ашый интервью биргән видеосы популярлык казанды
Тумышы белән Түбән Камадан булган хоккейчы СКА командасының һөҗүмчесе булып уйный.
-
Казанда юл фаҗигасенда әнисе белән кызы һәлак булган
35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.
-
"Мәрҗани” мәчете имамы Һиҗри календарь буенча Яңа елны билгеләп үтү тәртибен аңлатты
"Мөселман илләрендә бу көнне, безнең халыкның күпчелеге күзаллаганча, Яңа ел бәйрәме буларак билгеләп үтмиләр”, - диде Әнсар хәзрәт.
-
Казанда Чемпионат вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән
Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган.
-
«ИКЕЛЕ»СЕЗ БУЛМЫЙ…
Ышануы авыр, ләкин сәхнәдән, телевизор экраныннан төшмәгән артистлар да кайчандыр безнең кебек мәктәпкә йөргән. Алар да түземсезләнеп тәнәфес вакытын көткән, укытучы урындыгына кнопкалар куйган һәм өйрәнмәгән өй эшләре өчен «икеле капчыгы»на әйләнгән!
-
Даун синдромлы Саба кызы Португалиягә теннис буенча дөнья чемпионатына җыена
Ләйсән Зарипованың әнисе Даун синдромлы кешеләргә карата булган стереотипларны бетерергә теләвен әйтә.
-
Әти-әниләр ашханәдә кизү тора
Казандагы 146 нчы мәктәптә укучылар гына түгел, әти-әниләр дә ашханәдә кизү тора. Әлеге эш тәртипкә салынган инде. Ризасызлык белдерүчеләр дә юк. Аның каравы, балаларының ничек туклануын беләләр. Мәктәптә исә мең ярымга якын бала белем ала.
-
Сабада "Хосусый зат" операциясе
Закон таләпләренә туры китереп тракторларнын, үзйөрешле машиналарның эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итү максатларында һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатларында 2018 елның 10 сентябреннән 8 октябренә кадәр ЮХИДИ бүлекләре һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белән берлектә "Хосусый зат" операциясе уздырылачак.
-
"Моабит" төрмәсендә Муса Җәлилгә багышланган истәлек тактасы куялар
Берлиндагы татар диаспорасы истәлек тактасын ясау өчен, Казандагы остаханәгә мөрәҗәгать иткән.
-
Рөстәм Нәбиевнең хатыны: “Безнең бергә булачагыбызга ышанмадылар”
Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира инстаграм битенә ире белән биегән видеоязманы куйган.
-
Интернет аша җинаять кылган өчен җәза катгыйланды
Мошенниклыкта гаепләнгән кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диде Раил Куряков.
-
Татарстанның мәдәният йортларын һәм яшьләр үзәкләрен үзгәрешләр көтә
«МАРШ-2018» архитектура воркшопы эшендә Франция, Грузия һәм Әрмәнстан осталары катнаша.
-
КФУ метеорологы: Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
КФУ профессоры сүзләренчә, Казан аша салкын фронт уза.
-
Талия Айбәдуллина Мисс Гранд Интернешнл бөтендөнья конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк
Конкурста барлыгы 90 катнашучы булыр дип көтелә.