Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Чемпионат вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән

Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган.

Казанда 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү вакытында туризм өлкәсендә 11 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән, салым 3 млрд сум тәшкил иткән. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында Туризм буенча Дәүләт комитеты урынбасары Лиана Сәетова хәбәр итте.

Ярышлар вакытында Татарстан башкаласында 36 илдән 300 мең турист булган, дип сөйләде докладчы.

«Киләсе елда августта Казанда WorldSkills стандартлары Һөнәри осталыгы буенча чираттагы Дөнья чемпионаты була. Бу чара да киләчәккә туристлык инфраструктурасын һәм сервисын үстерү, аларны дөньякүләм стандартларга туры китерү өчен өстәмә этәргеч булачак», – диде Сәетова.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев