Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның мәдәният йортларын һәм яшьләр үзәкләрен үзгәрешләр көтә

«МАРШ-2018» архитектура воркшопы эшендә Франция, Грузия һәм Әрмәнстан осталары катнаша.

Татарстан башкаласында өченче тапкыр «МАРШ-2018» архитектура воркшопы старт алды. Быел ул архитектура һәм җәмгыятькә багышланган. 17 сентябрьгә кадәр архитекторларның берничә командасы республиканың социаль-мәдәни үзәкләрен үстерү буенча яңа концепцияләр әзерләячәк. Чарага багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.

Быелгы «МАРШ»ның үзенчәлеге Татарстанның мәдәният йортларын, шулай ук яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларын архитектура ягыннан үзгәртеп корудан гыйбарәт.

«Без аларның нәрсәгә хезмәт итүенә яңадан төшенергә тиеш», - дип аңлатты ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман журналистларга.

Концептуаль үзгәрешләр Казанның яшьләр учреждениеләренә генә түгел, республикадагы мәдәни объектларга да кагылачак. Алар арасында Казанның Химиклар мәдәният сарае, Чаллының «НУР» яшьләр үзәге, Әлмәт яшьләр үзәге, шулай ук Түбән Кама, Бөгелмә һ.б. районнардагы шундый учреждениеләр бар.

«Яшьләр үзәгенә килгәч, без стандарт стереотиплар җыелмасы белән очрашабыз. Биредә ирексездән бүгенге заман яшьләренә бу кирәкме соң дигән сорау туа», - диде ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов.

Ул моннан берничә көн элек яшүсмерләр клубы, яшьләр үзәкләре һ.б. шундый учреждениеләргә карата мөнәсәбәтләрен белү өчен бер төркем яшьләр белән аралашуын әйтте.

«Яшьләр үзәкләрендә үткәрелә торган чараларга барасызмы дигән сорауга, кызганыч ки, беркем дә җавап бирмәде. Гәрчә бу нәкъ менә алар өчен эшләргә тиешле инфраструктура булса да», - дип искәртте Фәттахов.

Быел социаль объектларны үзгәртеп кору белән 220 кеше шөгыльләнәчәк, алар арасында архитекторлар, проектчылар, хәтта социологлар да бар. Яңа концепцияләр әзерләгәндә учреждение хезмәткәрләренең фикерен исәпкә алачаклар.

Командаларның эше Россия һәм чит ил архитекторлары җитәкчелегендә барачак. Әлеге максаттан «МАРШ»ны оештыручылар Россиядән генә түгел, Грузия, Франция, Әрмәнстан кебек илләрдән дә архитекторлар чакырган. Инде 17 сентябрьдә үк әзер концепцияләрне халыкка тәкъдим итәчәкләр. 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев