Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мәрҗани” мәчете имамы Һиҗри календарь буенча Яңа елны билгеләп үтү тәртибен аңлатты

"Мөселман илләрендә бу көнне, безнең халыкның күпчелеге күзаллаганча, Яңа ел бәйрәме буларак билгеләп үтмиләр”, - диде Әнсар хәзрәт.

Бүген Һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның беренче көне башлана. Казанның “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов “Татар-информ” хәбәрчесенә мөселманнар өчен Яңа елны билгеләп үтү тәртибен аңлатты.

“Мөхәррәм аеның беренче көне Ислам бәйрәмнәре арасына кертелмәгән. Мөселман илләрендә бу көнне, безнең халыкның күпчелеге күзаллаганча, Яңа ел буларак бәйрәм итеп билгеләп үтмиләр”, - диде Әнсар хәзрәт.

“Бу көн, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә  күчеп китү сәбәпле, мөселман ай календаре датасының башлангыч ноктасы булып кала. Мәчетләрдә Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган вәгазь укыла”, - дип аңлатты ул.

Әнсар хәзрәт әйтүенчә, Яңа ел килгәндә укыла торган аерым дога юк. “Әмма Мөхәррәм аеның хөрмәтле булуы турында Коръәндә күп әйтелә. Мөхәррәм -Тәүбә һәм гыйбадәт ае. Һәр мөселман бу айны Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә тырышырга тиеш.

Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең бер гыйбарәсендә болай диелә: «Мөхәррәм Рамазан ае тәмамланганнан соң уразаны үтәү өчен иң яхшысы булып тора».

Икенче бер гыйбарәдә болай әйтелә: «Кем Мөхәррәм аенда бер көн ураза тота икән, аның уразасы утыз көнгә тиң».

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев