Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет аша җинаять кылган өчен җәза катгыйланды

Мошенниклыкта гаепләнгән кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диде Раил Куряков.

Интернет аша җинаять кылучыларга җәзалар катгыйланган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре Җинаятьләрне ачу бүлегенең мошенникларны ачыклау бүлекчәсендә вакытлыча башлык урынбарасын башкаручы Раил Куряков әйтте.

“Элек интернетта сату-алу өлкәсендә кылынган мошенниклык җинаяте өчен максималь җәза 6 елга иректән мәхрүм итү булса, 2018 елның апреленнән Федераль законга үзгәрешләр керде һәм җәзалар катгыйланды. Хәзер зыян күрүче, мошенникка үзенең банк картасы реквизитларын әйтеп, аннан акчалар урланса, җинаятьче Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча җәзага тартыла. Әлеге маддә нигезендә, 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган”, - диде Куряков.

  • Соңгы арада Казанда интернет аша товар сатып-алу тәкъдимнәренә бәйле җинаятьләр ешрак теркәлә башлаган. Мондый очрак буенча көн саен 3-5 факт ачыклана. Ел башыннан алып мондый төрдәге 600 җинаять теркәлде. Шуның 200е узган ике айда гына кылынган.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X