Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр ашханәдә кизү тора

Казандагы 146 нчы мәктәптә укучылар гына түгел, әти-әниләр дә ашханәдә кизү тора. Әлеге эш тәртипкә салынган инде. Ризасызлык белдерүчеләр дә юк. Аның каравы, балаларының ничек тук­лануын беләләр. Мәктәптә исә мең ярымга якын бала белем ала.

 – Әгәр укучылар мәк­тәпкә килүгә үк ашханәдән бөркелгән тәмле ризык исен тойса, алар үзләрен өйдә кебек хис итәчәк, – ди директор Диләрә Кәримова. – Кыз­ганыч, бүген әти-әниләр  ара­­­сында иртәнге аш әзер­ләргә иренүчеләр дә бар. Кем­нәр­дер коры-сары гына тәкъ­дим итә. Балалар­ның  күп вакыты  мәктәптә үтә. Шуңа күрә аларның   дөрес туклануы бездән дә  тора. Биш ел элек “Мәктәп рестораны” проектын башлап җи­бәр­дек. Хә­зер башкалада аларны саны егермегә җит­те.

 

Мәктәп ресторанының үзенчәлеге шунда: биредә ярымфабрикатлар кулланылмый. Хәләл ит продуктлары, барлык ризыклар  аш­ханәдә әзерләнә. Укучылар­ үзе теләгәнне сайлап ала. Әгәр инде сайлагансың икән, ашап та бетерергә ки­рәк. Туклану хакында җи­теш­терү  мөдире Эльвира Мөхәмәтгалиевадан белештек.

 

– Ашханәдәге барлык эшчеләрне санасаң, унга тула. Моннан тыш,  әле уку­чы­ларның әти-әниләре дә көн саен ашханәдә  кизү тора. 1-2 нче сыйныф укучыларына иртәнге һәм төшке аш каралса, зуррак сыйныфтагылар  тагын өстәмә ашыйлар. Укучылар бигрәк тә кыздырылган тавык белән токмачны яратып ашый, – ди ул. 

 

Мәктәп ресторанында тамак кына ялгамыйлар, иртәнге аш вакытында кызыклы очрашулар да үткә­рәләр. Бу көннәрдә республика мәгариф министры Рафис Борһанов та  хәл бе­лешергә килгән. Сәясәт, фән, сәнгать, эшмәкәрлек өлкә­сендәге кешеләр, эш­лек­ле иртәнге ашта укучылар белән очрашып, кызык­лы гына әңгәмәләр кора. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнехановның да мондый әңгәмәдә катнашканы булган. Хәтта чит ил вәкил­ләре дә әлеге тәҗрибә бе­ән танышырга килгән. Директор исә тиздән Брюссель шәһә­рендә мәктәп рестораны турында чыгыш ясарга  җыена.

 

Мәктәптә спорттан башка да яшәмиләр. Физик тәр­бия дәресеннән тыш, укучылар ритмика белән шөгыль­ләнә. Бу гәүдәне төз тотарга, гел хәрәкәттә булырга ярдәм итә. Физик тәрбия дәрес­ләрендә җиңелчә генә җә­рәхәт  алсалар да, тизрәк медпунктка йөгерәләр икән. Балалар табибәсе Наилә Билалова һәр көн ярдәм кулын сузарга әзер. Ул бу эштә  – 35 ел. Балалар бакчасында да хезмәт куя. “Андагы сабыйлар монда укырга килә. Аларның кайсы җире авыртканын белеп торам”, – дип елмая ул. 

 

Соңгы  елларда  әти-әни­ләр арасында  гриппка каршы вакцинация ясатуга каршы булучылар да еш очрый. Ә биредә ничек икән?– Тиздән прививка ясый башлыйбыз. Әти-әниләргә инде ризалык бирү-бирмәү  турында рөхсәт кәгазьләре тараттык. Кайбер балаларга бакчадан ук мондый прививкалар ясалмаган. Дингә бәйле рәвештә ясатмаучылар да  бар. Ел саен  укучы­ларның 40 процентына вакцинация үткәрергә тырышабыз, – ди табибә.

 

Медпунктның ишекләре көн саен ачык булса, психология белән теш дәвалау бүлмәсе атнага 2-3 тапкыр эшли. Шәхси клиникаларга тиң булган  кабинетта укучылар тешләрен бушлай дәвалый ала. Табибә Зөлфия Әхмәтҗановага балалар бе­лән эшләү күпкә җиңел­рәк икән. Әти-әниләр соравы буенча гына түгел, еш кына укучылар үзләре дә килә. Күбесе кариес авыруыннан зарланып мөрәҗәгать  итә.Мәктәп белән әти-әни­ләр арасында аңлашу булу да  эшне җиңеләйтә.  Директор үзе “Иң яхшы директор” ярышында призлы урыннарны бер генә тапкыр алмаган. Спорт белән шө­гыль­ләнә, дөрес туклана. 55 яшендә шпагатка да бик җиңел утыра, сәхнәдә бии. Укучыларга үрнәк булу өчен тырыша ул.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев