Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада "Хосусый зат" операциясе

Закон таләпләренә туры китереп тракторларнын, үзйөрешле машиналарның эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итү максатларында һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатларында 2018 елның 10 сентябреннән 8 октябренә кадәр ЮХИДИ бүлекләре һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белән берлектә "Хосусый зат" операциясе уздырылачак.

Рейдлар барышында кулланганда шәхси хуҗаларда һәм юридик затларда булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышы, техник карау узу турында таныклык, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, теркәлү документлары, дәүләт теркәвенә алу тамгаларының таләпләргә туры китереп урнаштырылуы тикшерелә.

Җитешсезлекләр ачыкланган очракта Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә административ җәзага тарту чаралары күреләчәк.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев