Казанда юл фаҗигасенда әнисе белән кызы һәлак булган
35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.
Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты. Юл фаҗигасе төшерелгән кадрларны "Татар-информ"ның шәхси чыганагы тапшырды.
"Татар-информ" Казанның Мәскәү районында Ибраһимов проспектындагы 326нчы йорт каршында 69 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мицубиси" машинасының
"зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китүен хәбәр иткән иде.
35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы алган имгәнүләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев