БАЛАЛАР КЕМНЕ ЯРАТА: Илсөя Бәдретдинова /ВИДЕО/
Балалар кемне ярата? Әти белән әнисен! Әби белән бабасын, дәү әнисе белән дәү әтисен ярата! Усал булмасалар, абый-апасын, елак булмасалар, энесен-сеңлесен ярата!
Кунакка кайтсалар, алма апасын һәм җизнәсен ярата. Күчтәнәч алып килсәләр, дәү абыйсын һәм чәчәк апасын ярата! Татар баласы һәр туганын ихлас ярата! Туганы кебек якын күреп, җырчы абый-апаларын ярата! Менә күрегез, Икшермә балалары Сабантуена кунак булып кайткан чибәр җырчы апаларын — Илсөя Бәдретдинованы ничек ярата! Карагыз, ничек сырып алганнар! Илсөя апалары да ярата үзләрен!
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев