26 июнь 2018 яңалыклары
-
Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган, дип саный
Дәүләт Думасы депутаты хезмәт хакы һәм пенсия күләме арасында тигезлек югалуын әйтте.
-
Меркель Казанга Германия җыелмасы матчына килми
Канцлер Татарстан башкаласына парламент атнасы булу сәбәпле килә алмый.
-
Түбән Кама укучысы, Марсель Галиев әсәрен сөйләп һәм җырын җырлап, Украинада җиңгән
Халыкара бәйгедә ул жюрига әдипнең “Нигез” повестеннан өзек укыган һәм "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын башкарган.
-
Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабан туенда Шүрәле иң кадерле кунак булган
Милли мөхит тудыру өчен кулбыздан килгәнне эшлибез, ди Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова.
-
Эссе булу сәбәпле, Казанда бер көн эчендә 12 кеше зыян күргән
Татарстан башкаласында тәүлек эчендә 1313 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.
-
Татарстанда үз эшләре белән мәшгульләр өчен салым кертелергә мөмкин
Владимир Путин Татарстанда үз эшләре белән акча эшләүчеләргә яңа салым системасын сынап карарга рөхсәт бирде.
-
МЧС, һава шартлары бозылу сәбәпле, саклык чаралары турында искәртә
Һава торышы бүген кичке сәгать тугыздан иртәгә кичке сигезгә кадәр начарланырга мөмкин.
-
Казанда эре боз һәм көчле яңгыр явып үтте
Казанның берничә районында яшәүчеләр бүген көндез Татарстан башкаласының көнбатыш өлешендә эре боз явуы турындагы фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштырды. Аларның язуынча, бу көчле яңгыр һәм боз Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында явып узган.
-
Татар телендә язылган ельязмалар һәм мәдәният киләчәктә сакланып калырмы?
(Франциянең җирле телләренә кыскача байкау ясау мисалында Россиядәге региональ телләрнең киләчәге турында).
-
София Гобәйдуллинаны АКШ киноакадемиклары сафына кушылырга чакырганнар
Узган ел София Гобәйдуллина Германия музыкаль авторлары премияcенә лаек булган иде.
-
«Татарстанның атказанган артисты» исемен алу минем өчен зур бәяләү, олы дәрәҗә
Мондый исем алдагы иҗат юлымда халкыбызнын гореф- гадәтен, җырын,моңын саклап, тагында пропагандаларга көч- куәт бирер диеп ышанам.
-
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр явачак
Казанда җилнең тизлеге урыны белән секундына – 15-20, ә Татарстанда 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
-
Илсөя Бәдретдинова: Ашый идем шул! Әле ничек кенәә…
Бәләкәй чакта бар да тәмлерәк булып тоела иде. Әллә без ачрак булганбыз… Әле генә сатып алган, җылымса, ипинең кытырдап торган бер почмагын тешләп карау гына да ни тора иде! Илсөя Бәдретдинова да, шуның хакында пост язган. Гадәттәгечә, бик кызык! Укыйбыз!
-
Казанда балалар автобус артына ябышып барган
Узып баручылар мәктәп укучыларын видеога төшереп алган.
-
Владимир Путин «Туры линия» нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады
Россия Президенты дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка тәкъдим итәргә кушты.