Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстанның атказанган артисты» исемен алу минем өчен зур бәяләү, олы дәрәҗә

Мондый исем алдагы иҗат юлымда халкыбызнын гореф- гадәтен, җырын,моңын саклап, тагында пропагандаларга көч- куәт бирер диеп ышанам.

ОЛЫ рәхмәтләремне әйтәсем килә, мине 8 яшеннэн үз канат астына алып, инде 29 ел җитәкләп килгән Татарстан һәм Чуашстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Абдулла улы Гибатдиновка, Фәрит абыйның өлеше монда бик зур, чөнки ул беренчеләрдән булып җырга, моңга ярату хисләре уятты, һәм 29 ел сәхнәдә житәкли. Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Укытучыларыма,укучыларыма, гаиләмә, әтием-әниемә, туганнарыма, житәкчеләргә,коллегаларыма, авылдашларыма рәхмәт. Аерым рәхмәтле Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетына, жырлау серләрен өйрәткән,белем биргән укытучыларыма, мәрхүмә Рахилә Абдулловна Мифтаховага, урыны оҗмахта булсын, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Әхәтовна Ганиевага.Иң зур рәхмәтләрем минем иҗатымны яраткан ТАМАШАЧЫМА!!!!!!!!
Фото: http://tatar-congress.org

http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев