Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин «Туры линия» нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады

Россия Президенты дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка тәкъдим итәргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин «Туры линия» нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Әлеге исемлек Кремль сайтында дөнья күргән.

Владимир Путин 7 июньдә 16нчы тапкыр «Туры линия» форматында гражданнар белән аралашты.

Аерым алганда, дәүләт башлыгы дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка тәкъдим итәргә кушты. Әлеге йөкләмәне Хөкүмәткә быелның 15 июленә кадәр үтәргә кирәк.

Ул шулай ук өлешчеләрнең акчаларын җәлеп итеп төзелеш эшләрен тәмамлау буенча чаралар күрергә боерды.

Моннан тыш, федераль һәм төбәк хакимиятләре бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы кимүенә юл куймаска тиеш.

Президент Федераль монополиягә каршы хезмәткә авиация ягулыгы һәм авиабилетларга бәяләрнең нигезсез артуына ирек куймаска кушты.

Хөкүмәткә шулай ук калдыклар белән эш иткәндә федераль һәм төбәк хакимиятләренең координациясен көчәйтергә йөкләмә бирелде.

Моннан тыш, Президент Хөкүмәткә үз территорияләрендә футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары уза торган төбәкләрнең җитәкчеләре белән бергә зур спорт ярышлары һәм чаралары оештыру һәм үткәрү өчен чемпионат мирасын нәтиҗәле куллануны тәэмин итәргә кушты.  

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев