Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үз эшләре белән мәшгульләр өчен салым кертелергә мөмкин

Владимир Путин Татарстанда үз эшләре белән акча эшләүчеләргә яңа салым системасын сынап карарга рөхсәт бирде.

Бүген РФ Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин үз эшләре белән мәшгульләр өчен яңа салым системасын кертергә тәкъдим итте. Пилот регионнар итеп Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан карала. Бу хакта РФ Президентының рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган.

Мишустин яңа салым проектының РФ президенты юлламасын тормышка ашыру максатыннан булдырылганын әйтә. Үз эшләре белән мәшгульләрне теркәүнең уңайлы системасын булдыру юнәлешендә эш баруы хакында сөйли. Бу максаттан мобиль кушымта әзерләнгән, үз эшләре белән мәшгульләр телефон аша гына да салым инспекциясендә теркәлә алачак. Кешеләр махсус документлар әзерләмичә генә дә салым түли һәм хисап тапшыра алачак, ди салым инспекциясе җитәкчесе.

"Мин дүрт пилот төбәктә бу технологияне тормышка ашыруны сынап карарга йөкләмә бирүегезне сорыйм.  2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, ярты ел эчендә без бу технологияне сынап карый һәм аны бөтен ил күләмендә тормышка ашырыр идек", - ди Мишустин.

"Әйдәгез, бу тестны үткәреп карыйбыз", - дип рөхсәт бирә Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев