Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева интернет-кибет ачкан: нәрсә саталар?

Шоумен, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм популяр җырчы Ләйсән Гыймаева свитшотлар, худилар, толстовкалар сата торган интернет-кибет ачкан. Булат үзе белдергәнчә, заказларны интернет булган җир шарының һәр почмагына җибәрәләр.

"Быел җәй толстовкалар бик актуаль булды инде", - дип шаярта шоумен көннәрнең салкын булуына ишарәләп. Ул кыйбат булмаган бәягә сыйфатлы һәм зәвыклы кием җитештерергә күптәннән хыяллануын билгеләп үтте. Уйлагач, уңайлы һәм модалы толстовкаларга, свитшотларга тукталганнар. Ассортимент артып, яңартылып торачак.

Мондый кием гаиләләре белән бертөрледән киенеп йөрергә яратучылар өчен дә, фотосессияләр ясарга ниятләүчеләр өчен дә, кечкенә балаларын модалы итеп киендерергә теләүчеләр өчен дә бик кулай вариант. Ә иң мөһиме - кыйбат түгел һәм сыйфатлы.

Бу өч көндә заказ бирүчеләрне сюрприз - барлык төр ассотиментка да 250 сум ташлама көтә, ди шоумен. 

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев