28 август 2019 яңалыклары
-
Безне анда аңламыйлар? Интернетта татар теленә чикләү керттеләр
Google компаниясе “Ютуб”та белорус, татар, башкорт һәм башка телләрдә чыгучы видеоматериалларны түләүле таратуны тыйган. Компания вәкилләре үзләренең бу адымнарын болай аңлата: әлеге видеоларда тыелган әйберләр булу-булмавын тикшерә алмыйлар, чөнки аларда бу телләрне аңлаучы модераторлар юк икән. “Ютуб” артыннан безнең халык арасында соңгы елларда аеруча киң таралган “Инстаграм” да шундый адымга барды.
-
Республика көнен бәйрәм иткәндә салкынча, коры һава торышы көтелә
Синоптиклар 1 сентябрьдән Татарстанда көннәр җылыта башлый, дип хәбәр итә.
-
"Иске Казан түгәрәк уены" конкурсында катнашу
22 август көнне Югары Симет мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар Казан шәһәрендә уздырылган “Иске Казан тугәрәк уены”конкурсында катнаштылар. “Каз утырту” йоласы белән чыгыш ясап лауреат исеме алып кайттылар.
-
Татарстанда виноград үстерүчеләр Казанда күргәзмә оештыра
15 сентябрьдә узачак күргәзмәдә күрше төбәкләрдән дә виноградчылар катнашачак.
-
48 кеше суши ашап агуланган
Бу хәл Самара шәһәрендә булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле идарәсе мәгълүматлары буенча, алар барысы да бер үк җирдән әзер ризыкларын китерү челтәре ресторанында ашауга заказ биргән була.
-
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева интернет-кибет ачкан: нәрсә саталар?
Шоумен, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм популяр җырчы Ләйсән Гыймаева свитшотлар, худилар, толстовкалар сата торган интернет-кибет ачкан. Булат үзе белдергәнчә, заказларны интернет булган җир шарының һәр почмагына җибәрәләр.
-
Табиблар укучыларны көнгә 6 тапкыр ашатырга һәм төнгә “простокваша” бирергә киңәш иткән
Мондый киңәшне бүген матбугат конференциясендә Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш балалар диетологы Татьяна Брежнева бирде
-
КУАНЫЧЛЫ, ӘММА ТЫНЫЧЛАНДЫРМЫЙ
Юлларда автотранспорт хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатында ЮХИДИнең район бүлекчәсе коллективы, эчке эшләр бүлегенең башка подразделениеләре белән берлектә мәгълүм эш башкара. Максатка ирешүдә республика дәүләт инспекциясе күрсәтмәләре, шулай ук районның “2013-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген яхшырту программасы” нигез итеп алынган. Хезмәтләренең нәтиҗәләре турында бүлекчә начальнигы Марат Гаязов сөйли:
-
Казанда Мотосерфинг буенча дөнья кубогы этабы узачак
29-нчы августтан 1-нче сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында беренче тапкыр Мотосерфинг буенча дөнья кубогының UIM этабы узачак. Касә янында Казансу елгасы акваториясендә узачак ярышларда дөньяның 10-нан артык иленнән 50-ләп спортчы катнашачак.
-
Төзелә торган бина җимерелеп, өемнәр астында кешеләр калган
Новосибирскида төзелә торган бина дивары җимерелгән. Өемнәр астында урында эшләгән 12 кеше калырга мөмкин. Беренче мәгълүматларга караганда, бер эшчене исән килеш табып алганнар. 11 кешенең язмышы әлегә билгеле түгел. Урында 70кә якын кеше һәм 20 берәмлек техника эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
-
«Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыручы эшче төркем түгәрәк өстәл үткәрде
Биредә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуларга нәтиҗә ясады.
-
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ – КУРСАБАШТА
Җирле үзидарәләрдә беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясауга багышланган җыеннар төгәлләнде. Юлбат мәдәният йортында узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев чыгышы тыңланды. Соңыннан Йосыф-Алан мәчетенә газ кертү, Юлбат авылында юлларны төзекләндерү, авыл җирлегенең яңа йортларына газ белән ут кертүгә кагылышлы тәкъдимнәр алынды.
-
"Бердәм Россия" партиясенең «МойДепутат» онлайн-сервисы аша 6,5 меңнән артык наказ һәм тәкъдим җыелды
“Бердәм Россия”дән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирүне дәвам итәләр.
-
Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды
Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.
-
Казанда Василий Аксенов йортын 50 миллион сумга сатарга җыеналар
Язучының әлеге бинадагы музее эшләвен дәвам итәчәк.