Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыручы эшче төркем түгәрәк өстәл үткәрде

Биредә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуларга нәтиҗә ясады.

«Бүгенге көндә «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар бөтен республика буенча 611 очрашу үткәрде", - дип билгеләп үтте проект координаторы, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Халык ишегалларын төзекләндерүнең үз вариантларын тәкъдим итә, алар анализланачак һәм типик проектны төзү өчен тәкъдимнәргә җыелачак. Шулай ук 8 сентябрьдә сайлау участокларында, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау белән бер үк вакытта, һәр граждан йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында әйтә алсын өчен, массакүләм анкеталау узачак.

ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары быел апрель аенда ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән чыгыш ясады. Республика халкының мөрәҗәгатьләре, шулай ук депутатларның халык белән даими очрашулары вакытында күтәрелгән мәсьәләләр сәбәп булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм халыкның конкрет тәкъдимнәрен тупларга һәм «безнең ишегалды» максатчан программасын әзерләргә кушты. Ишегалларын төзекләндерү буенча эш 2020 елдан башланачак дип игълан ителде. Өч ел эчендә республикада күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Программаны тормышка ашыруга 50 млрд. сум юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев