Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Республика көнен бәйрәм иткәндә салкынча, коры һава торышы көтелә

Синоптиклар 1 сентябрьдән Татарстанда көннәр җылыта башлый, дип хәбәр итә.

30 август – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә һава торышы җиләс, шулай да коры булачак, яңгырлар яумаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, бу атна азагына кадәр республикада көннәр салкынча торачак.

“Безнең территория хәзерге вакытта антициклонның көнчыгыш өлешенә туры килә, атна азагына кадәр һава торышы салкын, җилле булачак", - диде профессор.

30 август Татарстанда бәйрәм ялы буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Казанда һәм республика шәһәр-районнарында төрле мәдәни чаралар узачак.

Синоптиклар фарасынча, 30 августта Казанда көндез 15 градуска кадәр җылытачак. Төнлә 6 градус кына булачак.

Шулай да сентябрь башында һава бераз җылыначак, дип вәгъдә итәләр. “1 сентябрьдән җылыта башларга тиеш, дүшәмбе-сишәмбегә көндез 20 градус җылытачак”, - диде Юрий Переведенцев.

Фото: Солтан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев