Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КУАНЫЧЛЫ, ӘММА ТЫНЫЧЛАНДЫРМЫЙ

Юлларда автотранспорт хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатында ЮХИДИнең район бүлекчәсе коллективы, эчке эшләр бүлегенең башка подразделениеләре белән берлектә мәгълүм эш башкара. Максатка ирешүдә республика дәүләт инспекция­се күрсәтмәләре, шулай ук районның “2013-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген яхшырту программасы” нигез итеп алынган. Хезмәтләренең нәтиҗәләре турында бүлекчә начальнигы Марат Гаязов сөйли:

–Марат Мидхәтович, цифрлар – үжәт нәрсә, диләр. Эшегезнең 7 айлык нәтиҗәләрен саннар белән анализлыйк әле.

–Без юлларда тәртип булсын, транспорт чаралары хәрәкәте иминлеге тәэмин ителсен өчен эшлибез. Шушы таләпләрдән ЮХИДИ хезмәткәренең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге яхшы аңлашыла. Кагыйдә үтәлмәгән очракта тиешле чарасы да күрелә. Моны һәр машина йөртүче күңеленә беркетеп куйсын иде. Моның бер авырлыгы да юк. Әйтик, рөхсәт ителмәгән урында автомобильнең тизлеге югары булуга җил дә, гайре табигый көч тә гаепле түгел. Шофер белә торып газга баскан. Агымдагы елның 7 аенда “Кордон” фото-радар комплексы ярдәмендә тизлекне арттыруның 6809 очрагы ачыкланып, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Бу 2018 елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 1048гә, ягъни 18 процентка күбрәк...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев