Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ – КУРСАБАШТА

Җирле үзидарәләрдә беренче яртыеллыкка нә­ти­җәләр ясауга багышланган җыеннар төгәл­лән­де. Юлбат мәдәният йортында узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев чыгышы тыңланды. Соңыннан Йосыф-Алан мәчетенә газ кертү, Юлбат авылында юлларны төзекләндерү, авыл җирлегенең яңа йортларына газ белән ут кертүгә кагылышлы тәкъдимнәр алынды.

Җыен 23 августта Курсабаш мәдәният йортында узды. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев үзенең чыгышын 2016 елда булдырылган үсеш стратегиясе нигезендә алып барылган эшкә хисап тоту белән башлады. Шулай алдагы җыенда күтәрелгән сорауларның үтәлеше буенча мәгълүмат бирде. Соңыннан халыкны борчыган сораулар да каралды. Өчиледә яшәүчеләр авылга бер ай буе күчмә кибетнең килмәвенә борчылу белдерде. Шулай ук Курсабаш авылында электр чыбыкларын яңартырга һәм балалар майданчыгы ясарга кирәк дигән тәкъдимнәр алынды. Халыкның фикерләрен район җитәкчеләре тыңлап, әлеге мәсьәләләрне хәл итү эше алып барылачагын белдерде.

Җыеннан соң Минзәлә татар дәүләт драма театры курсабашлылар өчен “Бер яшәп калыйк әле” дип исемләнгән спектакль куйды. Халык бик яратып, артистлардан күзләрен да алмыйча, көлә-көлә комедияне карады. Пәрдәләр ябылыр алдыннан, артистлар алкышларга күмелде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев