Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Василий Аксенов йортын 50 миллион сумга сатарга җыеналар

Язучының әлеге бинадагы музее эшләвен дәвам итәчәк.

Казанда язучы Василий Аксенов яшәгән йортны сатуга куйганнар. Әлеге бинаны (Карл Маркс урамы, 55нче йорт) 50 миллион сумга сатарга җыеналар.

Бинада Василий Аксеновның музей-йорты да эшли, ул 200 квадрат метр мәйданны алып тора.

Бинаның гомуми мәйданы 993 квадрат метр тәшкил итә, шуның 793 квадрат метры файдаланыла. Бүлмәләр ресторан һәм мини-кунакханә урнаштыру өчен кулланыла ала. Бина янында 742 квадрат метр мәйданны биләгән җир кишәрлеге дә бар.

Язучының музееннан тыш, хәзерге вакытта бинада «Перекресток джаза» ресторан-кунакханә комплексы да эшли.

«Музей гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк», - дип ышандырдылар мәдәният учреждениесендә. 

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев