Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда виноград үстерүчеләр Казанда күргәзмә оештыра

15 сентябрьдә узачак күргәзмәдә күрше төбәкләрдән дә виноградчылар катнашачак.

5 сентябрьдә Казан халкын виноградлар күргәзмәсенә чакырылар. Аны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Казанның виноград үстерүчеләр клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Татарстанда виноградлар күргәзмәсе 2009 елда үткәрелеп килә. Анда бу төр җимешне безнең җирлектә үстерү үзенчәлекләре белән танышу, үсентеләр сатып алу мөмкинлеге була.

Быелгы күргәзмә аграр университетның Рауис Гәрәев урамы, 79нчы йорт, 1нче корпус адресы буенча урнашкан бинасында (Ферма-2) узачак. Ул үз эшен иртәнге сәгать 10да башлый. Күргәзмәдә күрше төбәкләрдән дә виноградчылар катнашачак.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев