Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Мотосерфинг буенча дөнья кубогы этабы узачак

29-нчы августтан 1-нче сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында беренче тапкыр Мотосерфинг буенча дөнья кубогының UIM этабы узачак. Касә янында Казансу елгасы акваториясендә узачак ярышларда дөньяның 10-нан артык иленнән 50-ләп спортчы катнашачак.

азанда ярышлар өч көн дәвамында үткәреләчәк: 30-нчы августта спортчылар трассаны сынаячак һәм беренче квалификация узышлары уздырачаклар, 31-нче августта чараның турыдан-туры ярышлар өлеше башланачак, ә 1-нче сентябрьдә турнирның финал ярышлары узачак.

Мотосерфинг - мотоспорт һәм серфинг миксы, анда катнашучылар дистанцияне махсус мотосерфта узуда ярышалар.

Ярышлар 10.00 сәгатькә планлаштырылган, ярышларга килүчеләр һәм кунаклар өчен керү ирекле. Ярышларны якын-тирәдәге ачык мәйданчыклардан да күзәтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев