Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухин нихакыннан соң аңа язучыларга нык итеп җавап бирә

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина элекке ире, композитор Марат Мухинның никахына бәйле социаль челтәрләрдәге аңлашылмаучынлакларга ачыклык кертте.

Дилә Нигъмәтуллина инстаграмдагы негатив комментарийларга җавап кайтарып, язылучыларына мөрәҗәгать итте.  «Мин бу постны инде өченче көн язам. Язам, аннары бетерәм… Әлбәттә, бу темага сөйләшәсем килми иде. Әйе, без Марат белән күптән аерылыштык. Без яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Булат  шулай ук Марат белән аралашуын дәвам итә. Ул никахка чакырулы иде. Марат — искиткеч әти, ул безнең баланы тәрбияләүдә актив катнаша. Мин Марат өчен чын күңелдән шат һәм аңа бәхетле гаилә тормышы телим. Миннән корбан ясарга кирәкми. Мин күптән кияүдә. Ә шәхси тормышыма килгәндә, якын арада аның турында сөйләргә җыенмыйм. Һәм моңа тулы хокукым бар. Минем очракта «бәхет тынлыкны ярата», — ди җырчы.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев