Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина: “Миллионерга кияүгә чыксам ярар иде…”

Бу көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормыштан чыккан кечкенә генә хикәяләре белән бүлешә. Хәтта алар өчен аерым хештег та уйлап чыгарган. Бу юлы тәкъдим иткәне – җырчының беренче машина алу тарихы белән бәйле икән.

 

“Белмим, кызыкмы икән инде сезгә, әмма нишләптер бүлешәсе килеп китте. Мәдәният һәм сәнгать университетын бетергәндә, мин инде татар эстрадасына көчле аяк белән басып килгән яшь жырчы идем. Амбицияләр зур, ихтияр бар, көч күп, курку хисе бөтенләй юк диярлек. Шәп чаклар. Тик кесәдә генә җил сызгыра иде. Машина алырга инде күптәәән хыялланып йөргән идем, акчасын гына каян алырга белмәдем. Әмма зур теләк булганда, Ходай да ничектер ярдәм итә бит ул. Оскар Усманов @oscar_usmanov белән чираттагы очрашуда (ул вакытта мин аның белән нәкъ менә беренче җырларымны эшләп йөргән вакыт иде) сүздән сүз чыкты да, үзенең машинасын сатуы турында әйтте. Минем берникадәр җыеп куйган акчам да бар иде. Әмма ул акча әз… Бер генә вариант бар – кредит алырга. Әти-әнинең финанс яктан бик авыр вакытлары. Алардан сорарга да кыюланмадым. Шулай да, авылга кайткач, үземнең теләгем турында сөйләдем. Ә алар нәкь шул вакытта үзләренә кредит алып яталар икән. Мин әтидән кредитны күбрәк итеп, минем өчен дә алырга дип үтендем. Казанга мин инде акча белән кайткан идем. Шунда ук, Оскарга шалтыратып машина алырга әзер икәнне белдерттем. Шул ук кичне Оскар машинасын алып та килде! Бәхеттән баш әйләнә иде. Уррра! Мин машиналы булдым. Ул эмоцияләр бүгенгедәй әле дә исемдә. Кредитны әкренләп биреп бетердем, кайткан саен әз-әзләп бирә идем. Шуңа күрә дә, мин акчаның биик тә кадерен беләм. Күктән төшми иде шул. Һәрбер тиене үз көчем белән эшләп алынган”, дип яза Дилә хатирәләре белән бүлешеп.

Ахырдан Инстадусларына мөрәҗәгать итеп, киңәшләре белән дә уртаклаша. “Беләсезме, хыяллар чынлап та тормышка аша! Беренче курстан бирле үк, тукталышта тролллейбус килгәнен өшеп көтеп торганда, мин көн саен эчтән уйлый идем: “Кайчан да булса, минем үземнең машинам булачак! Мин барыбер аңа ирешәчәкмен! Мин бүтән туңмаячакмын! – дип. Ул көннәрдә минем ашханәдә дә ашарга акчам юк иде. Әмма бу инде бөтенлэй икенче хикәя…

P.S. Әле шуны уйлап утырам, бер дә: “Миллионерга кияүгә чыксам ярар иде”,- дип хыялланмаганмын, ә, чукынчык…”, дип әйтә җырчы.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X