17 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казанда «Лада Приора» 13 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Юл һәлакәте Парин урамындагы 22нче йорт каршында килеп чыккан.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова игезәкле булган?
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бу юлы кечкенә игезәк балалар тотып төшкән фотоны Инстаграмга урнаштырган.
-
Казанда танышының автомобилен урлап киткән ир-атны тоткарлаганнар
Җинаять кылган вакытта 44 яшьлек ир-ат исерек булган.
-
2018 елда Хаҗ вакытында өч россияле вафат булган
Вафат булучыларның икесе Дагыстаннан, берсе Мәскәүдән килгән булган.
-
18 сентябрьдә Татарстанда «ВИЧка тест. Экспедиция» Бөтенроссия акциясе старт ала
Акциянең максаты – кешеләргә ВИЧ-инфекция турында мәгълүмат бирү, үзеңне һәм якыннарыңны якларга ярдәм итү.
-
Гүзәлем бәби көтә? [видео]
Татар эстрадасының җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем инде менә биш ел буе тамашачыны матур дуэт буларак сөендереп яши. Сәхнәдә дә, тормышта да алар бергә. Яшь парларның бәхетләре белән уртаклашып, никах, туй мәҗлесләрен алып барган мәлдә, Миңнеханов гаиләсен дә шатлыклы сөенче көтеп алган, күрәмсең. Йолдызлы пар бәби көтә дигән хәбәр ишетелде әле. Моны иң беренче булып, Гүзәлемнең Инстадуслары күреп алганнар.
-
Рөстәм Миңнеханов аккаунтына рекордлы бәрәңге уңышын урнаштырды
Бер төптән 23,5 кг уңыш чыккан.
-
Казанда хатын-кызны бәрдереп качып киткән автобус шоферын эзлиләр
Себер трактында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 59 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Айсылу Габдинова: «Күпләр мине кылануда гаепләде...»
"Җәй көне минем яңа «Гөнах» исемле җырым дөнья күрде һәм аңа клип төшердек."
-
Чаллыдагы күпкатлы йортларның берсенә еланнар ияләшкән
14 сентябрьдә Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан күп фатирлы йортта яшәүчеләр коткаручыларны чакырган. Сәбәбе: бер фатир хуҗасы подвалга төшә һәм анда еланнарга тап була.
-
Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н яшьләр лагере итеп үзгәртергә кушты
Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк.
-
«Балага фото күрсәтеп кенә, туганлыкны саклап булмый»
Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, ди халык мәкале. Тамырыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм булып яшәүгә ни җитә соң? Саба районы Мәртен авылыннан чыккан Шәмсетдин белән Килдебәк кызы Хәбибә нәселенең дәвамчылары чын туганлык үрнәген күрәсәтә.
-
Путин дәүләт автоинспекторларына машиналарның номерын салдыруны тыйды
ЮХИДИ хезмәткәрләре законда каралган очракларда транспорт чарасыннан файдалануны тыю хокукын саклап калачак.
-
“Пычрак” тапшырулар каян килә?
Иске яңа Президентыбызны да сайладык, ә ул төп мәгънәсе “Барлык юнәлешләрдә ыргылыш ясаячакбыз!” дигән фикергә кайтып калган программасын да игълан итте кебек. Димәк, дәүләт структураларының барлык көчләре дәүләтнең яңа бурычлары һәм максатларына туры китерелергә тиеш кебек иде. Әмма сентябрь уртасына җиттек инде, ә илнең төп телеканаллары һаман шул “иске җырлар”ын “җырлый” – кемнәрнеңдер “пычрак” киемендә казынуын дәвам итә. Низаглар, хыянәтләр, башка әшәкелекләрне күрсәтепме-күрсәтә...
-
Дилә Нигъмәтуллина: “Миллионерга кияүгә чыксам ярар иде…”
Бу көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормыштан чыккан кечкенә генә хикәяләре белән бүлешә. Хәтта алар өчен аерым хештег та уйлап чыгарган. Бу юлы тәкъдим иткәне – җырчының беренче машина алу тарихы белән бәйле икән.