Казанда хатын-кызны бәрдереп качып киткән автобус шоферын эзлиләр
Себер трактында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 59 яшьлек хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.
Казанда хатын-кызны бәрдереп качып киткән автобус шоферын эзлиләр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Кичә төш вакытында 91нче автобус шоферы Себер трактында 59 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләрне (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.
Фото:архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев