Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н яшьләр лагере итеп үзгәртергә кушты

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентны Арча муниципаль районына эш сәфәрендә республика Премьер-министры Алексей Песошин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Кунаклар «Балыкчылар авылы», инфраструктура һәм территория белән танышты. Комплексны күлләр әйләндереп алган, аның территориясендә ял итү өчен 11 йорт, кунакханә-күңел ачу һәм мунча биналары, шулай ук җәйге кафе урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру нормаларына туры китерәчәкләр. Комплекс дәүләт милкенә күчеп, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы яшьләр сәясәте объекты булачак.

Кунакханә комплексы территориясендә 42 урынлы тагын 5 корпус, мәдәният үзәге һәм ашханә төзеләчәк. Лагерьда бер үк вакытта 250 кеше ял итә алачак.

Яңа лагерьда Татарстан Студентлар лигасы белем бирү форумын, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен республика профиль сменаларын үткәрү күздә тотыла.

«Балыкчылар авылы» инде киләсе җәйге сезонда ук яңа форматта эшли башлаячак. 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев