Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда танышының автомобилен урлап киткән ир-атны тоткарлаганнар

Җинаять кылган вакытта 44 яшьлек ир-ат исерек булган.

Казанда танышының автомобилен урлап киткән ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 20.00 сәгать тирәсендә шәһәрнең Ведомстводан тыш сак идарәсе наряды «Перехват» планы игълан ителүе турында хәбәр алган. Краснодонская урамындагы шәхси йорт яныннан 9 нчы модельле «Лада» автомобилен урлап киткәннәр.

Росгвардиялеләр Ибраһимов белән Воровский урамнары чатында юлда үзен “сәер” тоткан урланган автомобильгә охшаш машинаны күреп алалар. Якындагы светофорда автомобильне туктатканнар. Руль артында 44 яшьлек исерек ир-ат утырган, автомобильгә документлары булмаган. Соңрак казанлының шәхси йортта бергә ремонт ясаган танышының автомобилен урлап китүе ачыкланган.

Автомобиль урлаучыны полиция хезмәктәрләренә тапшырганнар. Урлауда шикләнелгән затка «Машина урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: Управление Росгвардии по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев