Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елда Хаҗ вакытында өч россияле вафат булган

Вафат булучыларның икесе Дагыстаннан, берсе Мәскәүдән килгән булган.

2018 елда Мәккәдә Хаҗ кылу вакытында өч россияле вафат булган. Бу хакта Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умахановка сылтама белән, ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

“Быел хаҗга килгән 22,5 мең россияле арасыннан өч кеше вафат булды. Шуларның икесе Дагыстаннан, берсе Мәскәүдән”, - дигән ул.

Ильяс Умханов сүзләренчә, бу кешеләр үз үлемнәре белән вафат булган.

  • Согуд Гарәбстаны хакимияте тәкъдим иткән рәсми мәгълүматлар буенча, быел 2,5 миллион мөселман хаҗ кылган. Аларның 90 проценты чит илдән килүчеләр булган. Быел хаҗга Россиядән 22,5 мең мөселман барган.

Фото: www.pixabay.com | GLady

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев