Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәлем бәби көтә? [видео]

Татар эстрадасының җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем инде менә биш ел буе тамашачыны матур дуэт буларак сөендереп яши. Сәхнәдә дә, тормышта да алар бергә. Яшь парларның бәхетләре белән уртаклашып, никах, туй мәҗлесләрен алып барган мәлдә, Миңнеханов гаиләсен дә шатлыклы сөенче көтеп алган, күрәмсең. Йолдызлы пар бәби көтә дигән хәбәр ишетелде әле. Моны иң беренче булып, Гүзәлемнең Инстадуслары күреп алганнар.

Җырчы алып барган туй мәҗлесеннән видео куйган. Анда алар Салават белән “Сиңа гына” җырын башкаралар.

“Бүген Рамил белән Әдиләнең бик матур туй мәҗлесендә эшлибез. Чакырулары өчен рәхмәт! Кунаклар безгә бик ошый. Алар шундый ачык, әдәпле, акыллы, шат күңелле. Бар туйлар да андый булмый, ышаныгыз. Яшь парга озын бәхетле гомер телибез”, дип язган Гүзәлем үзенең Инстаграмында.

Куелган видеога комментарийлар шактый. Кемдер: “Әфәрин!”, “Сез шәп пар!”, “Минем иң яраткан җырымны башкардыгыз”, дип яза. Кайсы җырчыны күзәтеп, бәби көтүе турында билгели. “Мин сезнең өчен бик шат!”, “Җиңел бәби табулары сезгә!”, “Ниһаять”, “Алла бирсә, сау-сәламәт һәм матур балалар алып кайтырга насыйп булсын. Үз-үзегезне, балагызны саклагыз!”, диеп теләк-фикерләр яудыра икән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X