Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Динә Гарипованың шәхси әйберләрен Милли музейга куйганнар

Татарстан Милли музеенда «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмә эшли.

«Голос» проекты җиңүчесе, җырчы Динә Гарипованың шәхси әйберләре Татарстан Республикасының Милли музеенда урын алган. Биредә «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмәгә ачылды. Бу хакта Динә Гарипова үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. 

Күргәзмә республикабыз тарихын һәм аның үсешен күренекле вакыйгалар һәм кешеләр язмышлары аша күрсәтә. Биредә мөһим дата — ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган экспонатлар да бар.

«Әлеге күргәзмәгә бик күп танылган кешеләрнең шәхси әйберләре куелган. Шулар арасында минем беренче тапкыр „Голос“ проектында чыгыш ясаганда кигән күлмәгем дә бар. Проектта җиңгән өчен тапшырылган сертификат белән уникаль статуэтка да экспозициягә куелды. Алар барысы да оригинал», — дип яза Динә Гарипова.  

 

«Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» күргәзмәсе 30 августта ачылды. Күргәзмәдә республика тарихы хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Экспозиция якынча 4 мең кв. м. мәйданны били. Ул 2022 ел ахырына кадәр эшләячәк.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев