24 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда кырау төшәчәк
25 сентябрьдә көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Хастаханәдә янгынга каршы өйрәнүләр булды
Бүген район үзәк хастаханәсендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. “Медицина учреждениеләренә янгын куркынычы янаган очракка әзерлекне камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр системалы үткәрелә. Бу юлы хирургия бүлеге коридорында шартлы янгын чыгу учагы булды. Көндезге сәгать 2 иде, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр ителде.
-
Байлар Сабасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә яңа һәйкәл урнаштырылды
Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер тарихи һәм мәдәни объект артты. Закир Йосыпов урамының җәяүлеләр йөри торган өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл торгызылды. Моңарчы әлеге һәйкәл З.Йосыпов урамы, 5нче йорт каршындагы мәйданда урнашкан иде. Хәзер биредә парк төзү эше бара, шул сәбәпле халык фикерен исәпкә алып, һәйкәл яңа урынга урнаштырылды. “Вакыт безне сайлады” дип исемләнгән шигарьне һәм батыр якташларыбызның фотосурәтләрен үз эченә алган һәйкәл бистәнең иң үзенчәлекле объектлары сафын тулыландыра.
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауда җиңүе белән котлады
Россия Президенты көзге сайлауда җиңгән Федерация субъектлары җитәкчеләренә теләкләрен җиткерде.
-
"Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Безнең планетада тынычлык" дигән чара үткәрелде
Экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору айлыгы һәм «Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Давлиева Г.Р. һәм Яхина Г.И., яшь буында толерантлык тәрбияләү, экстремизм һәм терроризм кебек куркыныч күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, 23 сентябрь көнне музыка бүлеге укучылары өчен «Безнең планетада тынычлык " дигән чара үткәрделәр.
-
Динә Гарипованың шәхси әйберләрен Милли музейга куйганнар
Татарстан Милли музеенда «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмә эшли.
-
Әбиләр чуагы
Урамда кояш, пәрәвезләр оча, җылы, рәхәт... ?? Әбиләр чуагы!.. ??? Без дә гәҗит чыгарган арада редакция бакчасына чыгып, көзге җимешләрдән сыйланып, табигать белән хозурланып кердек! ?
-
Марат Әхмәтов: Ниятебез - татар теленең исән-сау булуын тәэмин итү
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, республикада башкарылган эшләр зур максатлар куярга мөмкинлек бирә.
-
Проконсультироваться по всем вопросам сельского хозяйства можно в колл-центре Минсельхозпрода РТ
В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан продолжает работу телефон единой горячей линии 8-800-444-16-70. С момента его запуска (в апреле текущего года) специалисты министерства ответили на 432 звонка.
-
Эзмә авыл җирлегендә узара салым акчаларына Олыяз авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл төзелде
Эшне ООО «Кристал» оешмасы башкарды.
-
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде
Яңа технологияләрне куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, хезмәт хаклары артуына китерә һәм әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итә.
-
Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк
Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 00 час. до 09 час. 25 сентября 2020 г.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план булдырырга кушты
Механизм "кайда яшим, шунда эшлим" принцибы буенча яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
-
Тарихи урыннар буйлап экскурсия
23 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе белән берлектә тарихи урыннар буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән бергә «Лесхоз – Байлар Сабасы» маршруты буенча узды. Сәяхәтебез Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музееннан башланды. Экскурсовод Рания Салихова музей тарихы турында сөйләде һәм «Хайваннар дөньясы» бүлегендәге экспонатлар белән таныштырды.