Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Байлар Сабасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә яңа һәйкәл урнаштырылды

    Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер тарихи һәм мәдәни объект артты. Закир Йосыпов урамының җәяүлеләр йөри торган өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл торгызылды. Моңарчы әлеге һәйкәл З.Йосыпов урамы, 5нче йорт каршындагы мәйданда урнашкан иде. Хәзер биредә парк төзү эше бара, шул сәбәпле халык фикерен исәпкә алып, һәйкәл яңа урынга урнаштырылды. “Вакыт безне сайлады” дип исемләнгән шигарьне һәм батыр якташларыбызның фотосурәтләрен үз эченә алган һәйкәл бистәнең иң үзенчәлекле объектлары сафын тулыландыра.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: