Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихи урыннар буйлап экскурсия

23 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе белән берлектә тарихи урыннар буйлап экскурсия оештырдылар. Экскурсия Шәмәрдән халкы белән бергә «Лесхоз – Байлар Сабасы» маршруты буенча узды. Сәяхәтебез Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музееннан башланды. Экскурсовод Рания Салихова музей тарихы турында сөйләде һәм «Хайваннар дөньясы» бүлегендәге экспонатлар белән таныштырды.

Шулай ук чаң манарасы музеенда булдылар, анда хезмәткәр Аида Асанова чаң тарихы турында сөйләде. Аннан соң «Saba park» та, «Ямьле Саба» яр буенда булдылар. Соңыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена киттеләр. Экскурсия барышында экскурсовод-гид Т.Р.Вәлиева Саба районы, аның кызыклы урыннары һәм күренекле шәхесләре турында сөйләде. Экскурсия яхшы тәэсирләр һәм якты мизгелләр белән истә калды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев