Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Безнең планетада тынычлык" дигән чара үткәрелде

Экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы тору айлыгы һәм «Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Давлиева Г.Р. һәм Яхина Г.И., яшь буында толерантлык тәрбияләү, экстремизм һәм терроризм кебек куркыныч күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, 23 сентябрь көнне музыка бүлеге укучылары өчен «Безнең планетада тынычлык " дигән чара үткәрделәр.

Вокал сыйныфы укытучысы Давлиева Г.Р. терроризм, экстремизм турында видеоролик күрсәтте, теракт корбаннары булмау турында сөйләде, теракт янаганда һәм массакүләм тәртипсезлектә, заложниклар басып алган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды , гомуми киңәшләр бирде. Фортепиано сыйныфы укытучысы Яхина Г.И. толерантлык темасына кагылып үтте. Барлык кешеләргә карата түземле мөнәсәбәт, гореф-гадәтләр, хөрмәт турында сөйләштеләр. Чара «Һәрвакыт булсын кояш!» җыры белән дәвам итте. Истәлекле урын - мәңгелек ут янында укучылар «Тормыш тамчысы»  Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Монда  2004 нче елда булган Беслан фаҗигасе  турында мәгълүмат бирелде. Балалар һәм өлкәннәр террор корбаннарын 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әлеге акция укучыларда гражданлык , дуслык позициясе формалаштыра һәм аларны уяулыкка чакыра.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев