Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хастаханәдә янгынга каршы өйрәнүләр булды

Бүген район үзәк хастаханәсендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. “Медицина учреждениеләренә янгын куркынычы янаган очракка әзерлекне камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр системалы үткәрелә. Бу юлы хирургия бүлеге коридорында шартлы янгын чыгу учагы булды. Көндезге сәгать 2 иде, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр ителде.

undefined

Өч каттан гинекология, 2 хирургия, тудыру һәм бүлекләреннән барысы 46 кеше эвакуацияләнде. Хиругия бүлегендә ут камалышында калган ике кеше янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар алып чыкты. Гомуми эвакуация 6 минут 48 секундта тәмамланды. Медиклар үз бурычларын үтәделәр, авыруларны вакытында алып чыктылар. Мондый өйрәнүләр мөһим һәм кирәк”,–диде Саба үзәк хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы Айгөл Шакирҗанова.

Соңыннан медиклар практиканы утсүндергечләр белән эш итәргә өйрәнеп тә ныгыттылар. Күзәтчелек эшчәнлеге буенча Саба һәм Теләче районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин үткәргән инструктажны 30дан артык персонал кызыксынып тыңлады. Махсус мәйданчыкта кабызылган утны икешәр тапкыр сүндереп караучылар да булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев