Филүс Каһиров бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый
Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде.
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм "Мирас" инструменталь ансамле бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Республикасының АКШтагы рәсми сәүдә вәкиллегенең социаль челтәрдәге төркеме хәбәр итә.
Моңа кадәр татар халык, классик һәм эстрада җырларын, музыка уен коралларында милли композицияләрне Торонто, Питтсбург, Вашингтон тамашачылары тыңлый алган.
2 февральдә башланган гастрольләр 13 февральдә Маямида тәмамланачак.
Филүс Каһировның бу Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев