Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Германия Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясаячак

Лейпциг шәһәрендә үтәчәк бәйрәмдә тагын бик күп татар артистлары катнашыр дип көтелә.

29 июнь көнне Германиянең Лейпциг Сабантуенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта җирле татарларның "Аргамак" оешмасы хәбәр итә. 
 
Моннан тыш, бәйрәмдә Фәрид Фәйзрахманов, Рөстәм Рәхмәтуллин, Гөлназ Батталова, Сөмбел Билалова, Ярамир Низаметдинов, Айрат Ильясов катнашуы көтелә. 
 
"Бу әле тулы исемлек түгел, бөтен серләрне алдан ачып бетермибез...", - дип белдерә оештыручылар. 
 
Сабан туе Лейпциг шәһәрендә, Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы яшел аланда үткәреләчәк һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча. 

Фото: Э.Кәлимуллинаның матбугат хезмәте

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев