31 май 2019 яңалыклары
-
Казанның «Максимус» тренажерлар залында шөгыльләнүче хатын-кыз вафат булган
Фитнес-клублар челтәренең бер бинасында тренажерда шөгыльләнгән вакытта бер хатын-кызның хәле киткән.
-
Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев һәм башка артистлар хәйрия концертында катнаша
31 май Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев һәм Нүрзәдә башка артистлар белән берлектә Казанда Анжел Вавилова исемендәге балалар хосписында хәйрия концертында катнашканнар. Концертны тамада, алып баручы Гөлнара Мингазова оештыра.
-
"Голос"та катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Микелла Абрамованы җиңүчеләр рәтеннән чыгарырга таләп итә
"Голос.Перезагрузка" бәйгесендә катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Илгиз Вәлиев "Голос.Дети" бәйгесенең финалыга чыгаучыларның барысын да җиңүче дип табу дөрес түгел дип саный. Микелла Абрамованың җиңүе гамәлдән чыгарылырга тиеш ди ул.
-
Якын һәм ерак чит илләрдә уздырыла торган Сабан туйлар саны быел арткан
Быел 29 илдә 84 Сабан туе үткәреләчәк.
-
Президент IT&SF цифрлы технологияләр форумында "Акыллы багана" проектын хуплады
«IT&Security Forum» форумы Казанда 30-31 майда узды.
-
Рөстәм Миңнеханов бишлегә генә укыган балаларга «Президент көндәлеге» тапшырды
Татарстан Президенты республикада беренче тапкыр уздырылган «Президент көндәлеге» бәйгесен ел саен үткәрергә тәкъдим итте.
-
САГЫНЫРБЫЗ СИНЕ, РАМАЗАН!
Ел буе зур сынауга әзерләнгән кебек көтеп алган, нәфесләребез сынаган Рамазан аеның әкренләп ахырына якынлашабыз.
-
Германия Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясаячак
Лейпциг шәһәрендә үтәчәк бәйрәмдә тагын бик күп татар артистлары катнашыр дип көтелә.
-
"Китапларны кызыл чүпрәккә төреп йөрдек". Социализмны сагынабызмы, әллә яшьлекнеме?
Якын танышларның һәм чордашларның берсе көтмәгәндә генә бу дөнья белән арасын өзде. Аның белән бәхилләшергә килгән сабакташларыннан берсе елый-елый искә ала: “Беренче класска барганда, сумкабыз булмады, китапларны кызыл чүпрәккә төреп, мәктәпкә бергә йөргән идек”, – ди.
-
Салават балаларны яклау көнендә Казандагы ишегалларның берсендә концерт куя
Җырчы Казанның Фатих Әмирхан урамындагы ишегалдында чыгыш ясаячак.
-
Ялган аракыны фаш итик
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала.
-
Гүзәл Удачина балаларыннан аерылган әтиләр белән очрашып, зарларын тыңлаячак
Татарстанда бала хокукларын яклаучы сүзләренчә, күбесенчә нәкъ менә әтиләргә аерылышканнан соң үз балалары белән күрешергә рөхсәт итмиләр.
-
Шоколадтай татлы балачак!
30 май көнне район мәдәният йортында «Шоколад» балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләренең «Шоколадтай тату балачак» - дип исемләнгән концерты булып узды!.
-
Казанда ришвәт алуда шикләнеп, автоинспекторларны тоткарлаганнар
Автоинспекторлар туктаткан машина йөртүче алкоголь куллануга тикшерү узудан баш тарткан һәм 20 мең сум ришвәт биргән, дип фаразлана.
-
Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде
Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропорты 31 майдан Николай Лемаев исемен йөртәчәк.