31 май 2019 яңалыклары
-
Татарстан Пенсия фонды гражданнарга СМС-хәбәрләр аша мәгълүмат бирә башлаячак
Беренче СМС-хәбәрләр эш бирүчеләргә адресланыр дип көтелә.
-
Хатын-кызлар, ирегез тартса, аннан китегез!
Марк Твенның, тәмәкене ташлау авыр түгел, мин аны утыз мәртәбә ташладым, дип әйткән сүзен кем генә белми икән. Бүген – Бөтен дөньяда тәмәкегә каршы көрәш көне. Димәк, ул сүзләрне тагын күп җирләрдә искә төшерәчәкләр әле.
-
ХЫЯЛЛАНУ ГЫНА КИРӘК
Һәр ел саен Сабаның Балалар ижат үзәге каршындагы мәйданда районыбыз мәктәпләренең техник иҗат юнәлешендә эшләүче түгәрәкләре үзләренең еллык эшчәнлекләреннән күргәзмә тәкъдим итәләр. Укучыларның техник иҗатын үстерү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән фестивальдә быел да яшь иҗатчы-конструкторлар үзләре ирешкән яңа казанышлары белән таныштырдылар. Worldskills стандартларына туры килгән әлеге чара Балаларны яклау көне алдыннан уздырылуы белән дә әһәмиятле.
-
КФУ галиме яшен сугудан саклану өчен киңәшләр бирде
Морат Таһиров яшенле яңгыр вакытында кәрәзле телефоннан сөйләшү куркыныч икәнлеге турындагы мифның ялган булуын искәртте.
-
Татарстанда авыл җирлекләренә грант ярдәмен 255 млн сумга кадәр арттырачаклар
Республика Министрлар Кабинеты 66 яңа грант гамәлгә куярга карар кылган.
-
Чаллыда янгын сүндерүчеләр часте командиры һәлак булган
45 яшьлек Хәлим Хәйруллин, эчке хезмәт прапорщигы, техника керә алмый торган урында эшләгән.
-
Игътибар: призлар уйнатыла
Хөрмәтле укучыларыбыз, “Саба таңнары” газетасына язылу вакытында абунәчеләребез арасында спонсорларыбыз призларын уйнату матур гадәткә әйләнде. Быел да уенда катнашырга теләүчеләрдән газетага 2019 елның II яртысына язылганлыкка квитанцияләрне кабул итүне башлыйбыз.
-
Июньдә Татарстан халкын өстәмә ял көннәре көтә
4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала, 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Эт кешегә дусмы? Татарстанда бер ай эчендә 900дән артык кеше маэмайлардан зыян күргән
"ВТ" редакциясенә Кукмара районының Ташлы Елга авылыннан Назыйф Хәбибрахманов мөрәҗәгать итте. Авыл тирәсендә хуҗасыз этләрнең артуы борчый аны. Соравы да бар: бу проблеманы ничек хәл итмәкчеләр? “ВТ” хәбәрчесе җавап эзләгәндә бер эткә күпме акча тотылганын, нәрсә эшләргә җыенганнарын, аулаучылар һәм яклаучыларның фикерен белеште.
-
Яшь инспекторлар правасыз йөрүчене эләктерде
Бүген Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары иртә баштан рейдка чыкты.
-
Авыл халкы өчен ипотеканың башлангыч кертемен киметергә җыеналар
Хәзер башлангыч кертем 20 процентта кимрәк була алмый.
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәрҗәнигә багышланган ифтарда катнашты
Ифтарга җыелган мөселманнар каршында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышы ясады.
-
Журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат булуына 2 ел
Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды. Быел аның үлүенә ике ел.
-
День сварщика в России
Все сварщики страны отмечают свой праздник в последнюю пятницу мая, накануне лета, когда сварочные работы идут наиболее интенсивно. Эта дата официально не утверждена, однако имеет уже довольно долгую историю — ее празднуют с начала 90-х годов 20 века.