Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызлар, ирегез тартса, аннан китегез!

Марк Твенның, тәмәкене ташлау авыр түгел, мин аны утыз мәртәбә ташладым, дип әйт­кән сүзен кем генә белми икән. Бүген – Бөтен дөньяда тәмәкегә каршы көрәш көне. Димәк, ул сүзләрне тагын күп җирләрдә искә төшерәчәк­ләр әле.

Башлавы җиңел булса да, аннан котылу нишләп шулкадәр авыр? Тәмәке тарту – чирме, га­дәтме, бәйлелекме? Сәламәт­лек саклау министрлыгының баш пси­хиатр-наркологы Резедә Хәе­­ва әйтүенчә, ул башта психологик, аннан физик бәйлелеккә әйләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту аркасында барлыкка килгән чирләрдән дөньяда һәр 13 секунд саен бер кеше үлә. Ул төрле хроник чир­ләр, шул исәптән онкология китереп чыгара. Экспертлар фи­керенчә, Россиядә ел саен тә­мәкегә бәйле авырулардан 300 мең кеше вафат була.


Адәм баласы сәламәтлегенә зыян китерәсен белә торып, ниш­ләп тәмәкегә үрелә соң? Ре­зе­дә Хәева аңлатуынча, үсмер­ләр абый-апаларына, әти-әнилә­ренә охшарга тырышып, тәмәке­гә тартыла. Өлкәннәр, тынычланыр өчен тартам, дип үзләрен акламакчы.


– Бер тапкыр тартып караган кешеләрнең 85 процентында аңа ияләнү барлыкка килә. Никотин кан аша үзәк нерв системасына, баш миенә килеп җитә. Аннан психологик бәйлелек барлыкка килә һәм кешенең, киресенчә, тынычлыгы кача: йокысы бүленә, бүтән нәрсәләргә игътибары кими, ул фәкать чираттагы тәмәке­не тарту турында уйлый. Тарткач кына үзендә җиңеллек сизгән­дәй була. Тик физик бәйле­лек аркасында озак­ламый тагын тарту теләге уяна, – ди Резедә Хәева.


Тәмәке тартуны ташларга теләгән кеше республика наркология диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Алар бу уңайдан бушлай төрле дәвалау алымнары кулланып хезмәт күр­сәтә. 2018 елда әлеге максаттан табиб-наркологларга 512 кеше килгән. Белгечләрне яшьләрнең электрон тәмәкегә, кальянга тартылуы борчый. Үз мәнфәгать­лә­рен, акча ягын гына кайгыртучылар, яшьләр аңына, аларның тә­мәке шикелле зыяны юк, дигән фикер сеңдерә. Тик күп санлы медицина тикшерүләре моның киресен раслый.


– Федераль законга үз­гәреш­ләр кертеп, электрон тә­мәке һәм кальянны сатуда тәмәкенеке шикелле чикләү­ләр кертергә кирәк дип саныйм, – ди рес­пуб­ликаның баш нарко­лог-пси­хиат­ры. – Бер төркем депутатларның 21 яшь­тән уз­ганнарга гына тә­мәке сатарга рөхсәт итәргә ди­гән һәм үсмер­ләрнең сәла­мәт­леген кайгыртып эшләнгән башка тәкъ­димнәрен хуплыйбыз.


“Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда республика онкология диспансерының оториноларингология бүлеге та­биб-онкологы Артур Сәйфуллин тә­мәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар турында сөй­ләде. Аеруча авыз куышлыгы, тамак төбе, үңәч, тын юллары сис­темасы, үпкә, сидек куыгы һәм башка әгъзалар зыян күрә.


– Үпкә яман шешеннән инте­гүче авырулар белән сөйләшә башласаң, 90 проценты озак вакыт тәмәке тарткан яки хәзер дә әлеге шөгыльне дәвам итә, – ди табиб-онколог. – Хатын-кызлар да үзләре теләп тәмәкечегә әй­ләнә. Шуңа бәйле рәвештә, авыру очраклары да арта.


Элек үпкә яман шеше белән ирләр генә авырса, хәзер үпкә, үңәчтәге яман шеш чире хатын-кызларда да табыла. Берен­че­дән, хатын-кызлар үзләре актив тарта, икенчедән, тәмәке тартучы белән бер бүлмәдә озак еллар яшәүчеләрнең организмына да күпләп зарарлы матдәләр эләгә. Германия галимнәре тик­шерү­ләре күрсәткәнчә, ирләре тәмәке тарткан хатыннар тарт­маучыларныкына караганда үпкә, тын юллары яман шеше белән ике-өч мәртәбә күбрәк авырый икән. Артур Сәйфуллин бер мисал да китерде. Кытай халкы, элек тә­мәке тартуга бик сак караса, соң­гы елларда бу гадәтне үз итә башлаган. Нә­ти­җәдә үпкә яман шеше белән авыручылар, операция ясатучылар саны кисәк артып киткән.

Фото: https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев