Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Мәрҗәнигә багышланган ифтарда катнашты

Ифтарга җыелган мөселманнар каршында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышы ясады.

Кичә кич белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең мемориаль мәчетендәге "Рамазан чатырында" ифтарда катнашты. Ифтар Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган иде. Кунакларга аның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар алдында Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышы ясады.

Рөстәм Миңнеханов та кунакларны сәламләде һәм бар кешегә дә иминлек теләде, диелә бу хәбәрдә.

Ифтарда Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш буенча урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты. Татарстан Президенты аңа мөселманнарның ихтыяҗларын аңлаган өчен рәхмәт әйтте.  

Фото: http://tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев