Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь инспекторлар правасыз йөрүчене эләктерде

Бүген Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары иртә баштан рейдка чыкты.

Машиналарның мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә агылган вакыты. “Икътибар: балалар” операциясе кысаларында ЮИД әгъзалары ЮХИДИнең район бүлекчәсе баш инспекторы Илнур Насыйбуллин, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова белән берлектә “Шоколад” балалар бакчасына ул-кызларын автомобильдә китерүче ата-аналарны туктаттылар. Аларның документларын тикшерделәр, салоннарны ачтырып балаларның иминлек каешларын эләктерелгәнме-юкмы икәнлеген ачыкладылар. Күп очракта барысы да тәртиптә булып чыкты. “Каешларны беркайчан да эләктермичә йөргән юк”,– ди баласын бакчага илтүче Руфия. А953 санлы автомобиль хуҗасы да: “Алла сакласын, күрергә язмасын”,– диде. Яшь инспекторлар машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырган листовклар, нәниләргә яктылык кайтаргыч элементлар бирделәр. Шул ук вакытта ашыгып иминлек каешларын эләктермәгән әниләр дә ачыкланды. Бер йөртүче правасын өйдә онытып калдырган булып чыкты. “Бу чара – “Игътибар: балалар” операциясенең йомгаклау этабы, әмма иминлек каешларын эләктереп йөрүгә алга таба да зур игътибар биреләчәк”,– ди Гүзәл Ягәфәрова.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев