Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ХЫЯЛЛАНУ ГЫНА КИРӘК

Һәр ел саен Сабаның Балалар ижат үзәге каршындагы мәйданда районыбыз мәктәпләренең техник иҗат юнәлешендә эшләүче түгәрәкләре үзләренең еллык эшчәнлекләреннән күргәзмә тәкъдим итәләр. Укучыларның техник иҗатын үстерү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән фестивальдә быел да яшь иҗатчы-конструкторлар үзләре ирешкән яңа казанышлары белән таныштырдылар. Worldskills стандартларына туры килгән әлеге чара Балаларны яклау көне алдыннан уздырылуы белән дә әһәмиятле.

Техника парадын хәтерләткән иҗат күргәзмәсе ул тирәдән узѓан өлкәннәрне дә кызыксындырды. Фес­ти­вальгә карата башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов та үз фикерләрен белдерде. «Дәрестән тыш вакытта мәктәп базасында мондый форматта эшли алу – сезнең өчен зур мөмкинлек. Алга таба да яшәешебез техник иҗат буенча шөгыльләнүне таләп итә. Чөнки безнең киләчәгебез, дөнья икътисады, сәнәгате роботларга бәйле булачак. Киләчәктә алдыгызга зуррак максатлар куеп, камилләшү һәм яңа проектлар буенча эшләргә кирәк. Мин сезнең арада югары техник казанышларга ирешерлек белгечләр, фән эшлеклеләре булыр дип ышанам», – диде. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән төрле техник эшләнмәләр белән танышканнан соң чыннан да иҗат итүнең чиксезлегенә инанасың…

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев